Барлык яңалыклар
Новости
9 апрель 2021, 22:11

Илеш районы башлыгына гаеп белдерелде

Илдар Мостафин Илеш районы хакимиятен 13 ел җитәкләде.

Тикшерү бүлегенең Башкортстан буенча идарәсе Илеш районы башлыгы Илдар Мостафинга вазифасыннан явыз максаттан файдалану уңаеннан гаеп белдергән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 2014 елда Мостафин “торак төзелеше максатларында комплекслы үзләштерү өчен” 13 гектар җир кишәрлеген “ремонт-техник предприятие” исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән өч елга аренда килешүе төзегән булган. Берничә айдан район башлыгы участокны 66 өлешкә бүлү турында карар чыгара һәм аларның“шәхси торак төзелеше өчен” дип үзгәртә. Аннан соң, сатулар үткәрмичә, шул ук компания белән әлеге территорияләргә аренда килешүләрен 49 елга базар бәясеннән шактый түбәнрәк хакка төзи. Участокларның бер өлеше физик һәм юридик затларга субарендага тапшырыла.
Моннан тыш, Илдар Мостафин ике кешегә 30 сутыйга якын мәйданлы ике участокны милек итеп тапшыра. Нәтиҗәдә, хакимият казнасына 3,1 миллион сумнан артык акча керми кала.
Илдар Мостафин тоткарланган.
Исегезгә төшерәбез, Илдар Мостафин Илеш районы хакимиятен 13 ел җитәкләде. 2016 елда прокуратура аны керемнәрне яшерүдә тоткарлаган иде. Мостафин ул вакытта Карабаш авылындагы йорт һәм җир участогын декларациядә күрсәтмәгән булган. Моннан тыш, Мостафинның Уфада 7,7 миллион сумлык кыйммәтле кәгазь һәм фатирының декларациягә кермәве дә ачыкланды.

Фото: rus.bashgazet.ru
Читайте нас: