Барлык яңалыклар
Новости
9 апрель 2021, 22:06

Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров. Чиратта кем?

Данир Сабиров фанатларын сабыр булырга чакыра.

Март ахырында Кыргыз-Миякә авылында популяр җырчы Фирдүс Тямаевның концерты өзелгән иде. Мәдәният сараеның подвалын су басу сәбәпле, ут өзелде дип тамашаны тыйган иделәр. Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова соңрак моны артистның маршрут картасы булмау белән аңлатты.
2 апрельдә Илсөя Бәдретдинова да фанатларына начар хәбәр җиткерде. Ул Башкортстанда язга планлаштырылган барлык чыгышларын кинәт көзгә күчерде.
Инде тагын бер татар эстрадасының танылган артисты тирәсендә шундый хәл. Юмор остасы һәм җырчы Данир Сабировның апрельдә Уфада узарга тиешле концертлары күчерелә. Сабиров Уфада дүрт концерт белән чыгыш ясарга тиеш иде, ул концертларын октябрь аена күчерергә мәҗбүр булуын хәбәр итте. Әйтергә кирәк, Данир Сабиров үзе, Тямаевтан аермалы буларак, концертларын күчерүгә шактый тыныч карый. Фанатларын сабыр булырга чакыра.

Фото: osurgut.com
Читайте нас: