Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2021, 22:22

Русия – Украина чиге кискенләшә

Соңгы чорда Украина һәм Русия чигендә киеренкелек арта.

Соңгы чорда Украина һәм Русия чигендә киеренкелек арта. Һәр як та чик буена гаскәрләрен туплый.
8 апрель Русия Президенты Владимир Путин Германия канцлеры Ангела Меркель белән телефон аша аралашты. Анда актуаль халыкара темалар буенча фикер алышу булды.
Украинадагы кризисны җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышканда Русия Президенты һәм ФРГ канцлеры Украинаның көньяк-көнчыгышындагы киеренкелеккә бәйле борчылу белдерделәр. Владимир Путин Киевның провокацион гамәлләренә игътибар юнәлтеп, соңгы вакытта хәлләрне максатчан рәвештә кискенләштерүләрен билгеләде.
Меркель Путинга гаскәрләрне Украина чигенә тупламаска чакырды.
Әңгәмәдәшләр шулай ук башка тышкы сәяси мәсьәләләр, аерым алганда, Сүрия, Ливия, Босния һәм Герцеговина буенча фикер алышканнар.
Русия Президенты хакимияте башлыгы урынбасары Дмитрий Козак сүзләренә караганда, Донбасста масштаблы хәрби хәрәкәтләр башланган очракта, Русия үз гражданнарын якларга мәҗбүр булачак. Агымдагы елның февраленә Донецк һәм Луган халык республикаларында яшәүче 600 меңнән артык кеше Русия паспортларын алган.

Фото: germanexpert.ru
Читайте нас: