Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2021, 22:28

Полиция хезмәткәрләре бакыйлыкка күчә

Ул үзенең соңгы минутларын да яздырып калдырган.

Кичә Уфа янындагы йортында полицейский мәете табылган иде. Ул Эчке эшләр министрлыгының Иглин районы буенча бүлеге хезмәткәре. Аңа нибары 32 яшь булган. Бу бәхетсезлек очрагымы, яки тормыштан ирекле рәвештә китүеме, әлегә билгеле түгел, фаҗигане Эчке эшләр министрлыгы тикшерә.
Полицейскийларның үлем очраклары булып тора. Уфада 2019 елда да полицейскийның сәер үлем очрагы булган иде.
Ул вакытта полиция хезмәткәре Эмиль Колмаков онлайн-трансляциядә үзенең соңгы минутларын да яздырып калдырган иде.
Төнге бердә полициянең кече лейтенанты Эмиль Колмаков машинада бара һәм елап смартфонга яздыра. Яздырган бу юллама кемгә адреслана? Анысы билгеле түгел. Тик ул вакытта аны онлайн ике кыз карый, аларның берсе "Дурдом" дип язып куя. Видеода ул ике кулы белән битен каплый һәм машина бәрелгән тавыш ишетелә. Аның машинасы юл читендә калдырылган DAF фурасына барып менә һәм егет шунда һәлак була. Урынга коткаручылар һәм медиклар килә. Автомобильне фурадан тартып алалар һәм соңыннан гына полицейскийның гәүдәсен алалар. Әлеге вакыйга гадәти юл-транспорт һәлакәте буларак каралган иде.
Башкортстан полицейскийлар суициды буенча 2018 елда Русиядә алдынгы урынны алган иде.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас: