Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2021, 22:25

Караиделлеләр агарачак

Бу Яугилде һәм Караяр авылларына кагыла.

Карадел районында илкүләм гомумдәүләт проекты ярдәмендә ике яңа мәдәният йорты ачылачак.
“Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанның Караидел районында ике күпфункцияле авыл мәдәният йорты төзелеше дәвам итә. Сүз, аерым алганда, Яугилде һәм Караяр авылларындагы мәдәният йортлары турында бара. Икесе дә 150 урынга исәпләнгән.
“Мәдәният йортларын төзү эшләре узган елның маенда башланды. Ике клуб төзелешенә барлыгы 51 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән”, – дип хәбәр итә Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат секретаре Олеся Мельникова.
Төп һәм иң катлаулы эшләр инде тәмамланган. Күпфункцияле мәдәният йортлары быел эшли башлаячак.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.
Фото: bashkortostan.er.ru
Читайте нас: