Балык фаршыннан ясалган котлет корырак килеп чыга, тәме дә әллә ни искитәрлек булмый. Нишләргә соң алайса? Кальмарны чистартып, иттарткыч аша чыгарыгыз. Балык фаршына шуны 1:1 нисбәтендә кушып, йомырка һәм бераз икмәк өстәгез дә яхшылап болгатыгыз. Котлетлар әвәләп, үсемлек маенда ике ягын да кыздырыгыз. Кальмар балык котлетларын күпертеп җибәрәчәк һәм аларга сусыл тәм өстәячәк.
Токмачны табынга куяр алдыннан гына түгел, әзер булып торсын өчен, алданрак та әзерләп куярга була. Макаронны пешереп үк җиткермичә, берникадәр вакыт дәвамында салкын суга салып тотыгыз. Шуннан тишекле чүмечкә салып, суын саркытыгыз да, бер-берсенә ябышмасын өчен, үсемлек мае бөркегез һәм токмачны полиэтилен капчыкка тутырыгыз. Капчыкның авызын бәйләп, суыткычка куегыз. Җылытып алырга кирәк булганда, токмачны кайнап торган суга 20 секундка салып торыгыз, болгатып, суын агызыгыз. Кичке ашка гарнир әзер дигән сүз!