Нинди дә булса уйланылган эш уңышлы килеп чыкмаса, безнең авылда “Шәрип тезмәсе” дип ачуланып, җиргә төкереп куялар. Моның үз тарихы да бар.
Сугыштан соңгы елларда халык ярым ач яшәгән. Печән чабуда эшләүчеләрне дәртләндерү өчен, аларны яхшырак ашатырга тырышканнар, шуңа өстәп, тагын берәр кашык он да таратканнар. Шуңа күрә һәркем печән чабарга барырга тырышкан. Бу эшкә гарип Шәрип тә чыккан. Билгеле, кешеләр печән чапканда артык көчәнмәскә тырышканнар, ашау җитмәгәч, хәлләре булмаган чөнки. Ә бригадир исә, киресенчә, эшне тизрәк төгәлләргә омтылган. Ул моның өчен беренче тезмәләргә иң яхшы печән чабучыларны куйган, соңгы рәтләрдә дә оста печәнчеләр барган. Уртада, “ике ут арасында” калган халык, калышмас өчен, барлык көчен салырга мәҗбүр булган, чөнки арттагылар: “Үкчәңә басам бит!” – дип кычкырганнар.
Колхоз рәисе Камай Шәйхетдинов эшнең сыйфатын тикшереп карарга уйлаган. Ул беренче тезмәне күтәргән дә чабылмый калган үләнне күргән. Бригадир: “Бу – Шәрип тезмәсе”, – дип аклана башлаган. Рәис тагын бер тезмәне күтәргән һәм янә шуны ук күргән. Бригадир тагын моны Шәрипкә сылтаган. Шулай итеп, алар иң яхшы тезмәгә кадәр килеп җиткәннәр. Шуннан соң рәис:
– Бөтен болынны Шәрип чапкан икән. Димәк, эш хакын да Шәрипкә генә яз! – дип, боерык биреп киткән, ди. Шуннан соң бөтен сыйфатсыз эшне дә “Шәрип тезмәсе” дип атый башлаганнар.
(1998 елда Шаран районы Түбән Ташлы авылында К. Мусиннан БДУ студенты Гөлшат Закирова язып алган.)