Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2021, 11:50

Сабанда сайрашыр көннәр җитә

Төньяк Кавказ, Үзәк һәм Көньяк федераль округларда чәчү инде башланган да. Ә былтыр иген уңышы нык яхшы булган. Проблемаларга килгәндә, авыл хуҗалыгында эшче куллар җитешми. Бу хакта Президент белән очрашуда Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев сөйләде.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән эшлекле очрашу үткәрде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Президентка ведомствоның 2020 елдагы эш йомгаклары һәм тармакны үстерү планнары турында сөйләде.
Дмитрий Патрушев әйтүенчә, узган елдагы объектив кыенлыкларга карамастан, АПКның эшләве шактый тотрыклы булган. Атна саен төбәкләр белән штаб форматында аралашып торалар.
Үсемлекчелеккә килгәндә, Росстат мәгълүматларына караганда, 2020 елда игенчеләр 133,5 миллион тонна ашлык җыйганнар. 2020 ел уңышы уртача биш елга караганда 12 процентка күбрәк. Ягъни бу тарихта – икенче зур уңыш. Әлбәттә, монда яхшы һава торышы булышкан, һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең өлеше бик зур.
Агымдагы сезонга килгәндә, уҗым 19,4 миллион гектарда чәчелгән. 80 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Бу узган ел белән чагыштырганда начаррак, чөнки көз дым аз булган.
Төньяк Кавказ, Үзәк һәм Көньяк федераль округларда чәчү инде башланган. Быел чәчү мәйданы 600 мең гектарга артачак. Сабан культуралары 51,5 миллион гектарга якын чәчеләчәк.
Кайбер проблемалар да бар. Узган елда пандемияне исәпкә алып, чит илләрдән эшче көчләр җәлеп ителмәгән диярлек. Шулай да чит ил эшчеләренә ихтыяҗ бар, үсемлекчелек тармагында эшләү өчен 35 мең кеше кирәк булачак.
Тулырак бу хакта: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65276.
Читайте нас: