Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2021, 21:42

Полицейскийның сәер үлем очрагы

Уфа янындагы йортында үле полицейский табылган.

Уфа янындагы йортында үле полицейский табылган. Эчке эшләр министрлыгының Иглин районы буенча бүлеге хезмәткәренең 32 яшьлек мәетен аның әти-әнисе тапкан. Бу бәхетсезлек очрагымы, яки тормыштан ирекле рәвештә китүеме, әлегә билгеле түгел. Хәзерге вакытта фаҗигане Эчке эшләр министрлыгы тикшерә.
– Вакыйга урынында тикшерү-оператив төркеме эшли. Әлеге хәлне Эчке эшләр министрлыгы аппаратының Башкортстан буенча хезмәткәрләре тикшерә, – дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: fg24.ru
Читайте нас: