Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2021, 12:00

Мультфильмны үзең дә ясап була

Андреевка авылының модельле китапханәсенә Olodim Stories мультстудиясе сатып алынган.

Башкортстанның Андреевка авылы модельле китапханәсенә заманча югары технологияле җиһаз – Olodim Stories мультстудиясе сатып алынган. Бу хакта республиканың мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Китапханә хезмәткәрләре әйтүенчә, "Мәдәният" илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә сатып алынган мультстудия балаларга үзләренә дә мультфильмнар ясарга, яраткан геройлары рәсемнәрен төшерергә ярдәм итәчәк. Гади һәм аңлаешлы программа балаларга мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирә.
Студия дәресләре атнага бер тапкыр уздырыла. Мультипликацион фильмнар булдыру балалар өчен иҗат төре булып тора, ул үз-үзеңне күрсәтүдә, яңа һәм файдалы мәгълүмат алуда, яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән аралашуда ярдәм итә.
"Әти-әниләр белән мультстудиядә мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә алачак, – ди китапханә җитәкчелеге. – Хәзерге вакытта без Olodim Stories 2021 эшләре конкурсында катнашабыз. «Үз тарихыңны сөйлә» проектын булдыру өстендә эшлибез.
Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/andreevskaya-selskaya-biblioteka-bashkortostana-priobrela-multstudiyu
Читайте нас: