Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2021, 16:33

Путинның Федераль Җыелышка мөрәҗәгать көне билгеләнде

Русия Президентының Федераль Җыелыш депутатларына мөрәҗәгатен 21 апрельдә тыңлаячакбыз. Бу хакта Владимир Путинның Матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Русия Президентының Федераль Җыелыш депутатларына мөрәҗәгатен 21 апрельдә тыңлаячакбыз. Бу хакта Владимир Путинның Матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
“Якын арада аккредитация игълан ителәчәк һәм бер үк вакытта чараны үткәрү урыны турында да хәбәр итәрбез”, — диде ул журналистларга.
Дмитрий Песков билгеләвенчә, чыгыш барышында Владимир Путин илнең социаль-икътисади һәм технологик үсеше темаларына кагылачак. Моннан тыш, Президент Дәүләт Думасына алда торган сайлаулар темасын да кузгатырга тиеш. Дәүләт башлыгы чыгышы вакытында күп кенә социаль башлангычлар турында да игълан ителергә мөмкин.
Владимир Путинның алдагы мөрәҗәгате 2020 елның гыйнварында узды. Ул вакытта аның чыгышында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдим яңгырады һәм алар узган елның 1 июлендә узган тавыш бирүдә кабул ителде.
Фото: https://cdn.fishki.net
Читайте нас: