Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2021, 11:20

Гөл Мирһадиның “Төш” китабы дөнья күрде

Сөенче, Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телендә яңа китап!

Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында Гөл Мирһадиның (Гөлнара Шәймөхәммәтова) татар телендә “Төш” исемле китабы дөнья күрде. 304 битлек бу чәчмә җыентыкта бер роман һәм ике хикәя бирелгән. “Куян күчтәнәче” романында мавыктыргыч вакыйгалар, заманча проблемалар, геройлар арасындагы тормышчан конфликтлар беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен. “Төш” һәм “Мәхәббәт” хикәяләре шулай ук кискен сюжетка корылган, көчле хис-тойгылар сурәтләнгән. Басманың рәссамы – Салават Гыйләҗетдинов, мөхәррире – Гөлшат Абдуллина. Тиражы – 1000 данә.
***
Автор турында
Шәймөхәммәтова Гөлнара Зиннәтнур кызы (Гөл Мирһади) Башкортстанның Балтач районы Түбән Карыш авылында 1971нче елның 23нче апрелендә дөньяга килгән. 1988нче елда Югары Карыш мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә.
Ун ел дәвамында Габдулла Галиев-Батырша исемендәге Югары Карыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.
2002-2004нче елларда Балтач район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе. Аннан, 2010нчы елга кадәр, Уфа шәһәренең 9нчы санлы балалар йортында патронат тәрбияче. 2011нче елдан “Балтач таңнары” район гәзите хәбәрчесе. Бер үк вакытта “Йәнтөйәк” гәзите хезмәткәре. 2018 елдан Балтач мәдәният йорты директоры булып хезмәт куя.
“Алмалы үләннәрем” (Уфа: Китап, 2006) шигъри, “Адашкан сер” (Уфа: Китап, 2014) чәчмә, “Уйларым-сәйләннәрем” (Казан: Ак бүре, 2018) шигъри, балалар өчен “Өйрән хуҗа булырга” (Уфа: Китап, 2019) китаплары авторы.
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: