Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2021, 07:48

Чакмагышта “Театраль яз” җитте!

Инде 22 марттан башлап, бүгенге көнгә кадәр райондагы үзешчән театраль коллективларның шул исемдәге фестивале үтә. Анда катнашучылар арасында Чакмагыш районының Яңа Карьяуды авылында туып үсеп, Башкорт дәүләт университеты филология факультетындагы татар-рус бүлеген тәмамлаган милләттәшебез Денис МАНСУРОВ та бар. Тулырак – сайтта!

Пандемия шартларында авыл мәдәният йортлары арасында ел саен үткәрелеп килгән әлеге фестивальнең яңадан җан алуы – куанычлы хәл. Быел ул 22 марттан башланды. Әлеге фестивальнең төп максаты һәм бурычлары – районда театр сәнгатен үстерү, халыкның сәхнә сәнгатенә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү.
Яңакут авыл мәдәният йорты коллективы фестивальне Әнгам Атнабаев пьесасы буенча куелган «Ул кайтты» спектакле белән ачып җибәрде. Иртәгәсен, ягъни 23 март көнне, Имәнлекүл авылы мәдәният йорты Данил Салиховның «Хатын түгел – аждаһа»пьесасы буенча куелган спектакле белән чыгыш ясады.
26 март көнне Чакмагыш район мәдәният йортының талантлы артистлары тамашачыга Әнгам Атнабаев пьесасы буенча куелган «Мәхәббәт турында җыр» спектаклен тәкъдим иттеләр. Барлык иҗади составлар, чын актерларча, үзләре уйнаган геройларының характерларын күрсәтергә тырыштылар. Барлык үзешчәннәр дә сокландыргыч артистлык сәләтен күрсәтте.
Чакмагыш район мәдәният йортының «Замандашлар» халык театры режиссеры Р.А. Гобәев билгеләвенчә, ел саен үткәрелә торган «Театр язы» фестивале яңа талантларны ачыклый, иҗади казанышларга ирешергә ярдәм итә, актерларның башкару осталыгын арттыра. Фестиваль “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/83066
Читайте нас: