Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2021, 16:47

Вакцина җитештерү үсә

Вакциналар җитештерүне арттыру һәм вакцинация барышы турында киңәшмә узды.

– Безнең фәнни-тикшеренү институтлары тарафыннан коронавирус инфекциясенә каршы берничә вакцина эшләнә. Аларның өчесе безнең илдә теркәлгән инде. Ике вакцина – “Спутник V” һәм “ЭпиВакКорона” – фармацевтика предприятиеләре тарафыннан сәнәгать масштабында җитештерелә һәм прививкалар өчен кулланыла. Тагын бер вакцина – Чумаков исемендәге Федераль фәнни үзәк, "КовиВак"ның беренче партияләре инде җитештерелгән, күпләп чыгаруга әзерлек бара. Кыскасы, Русиядә бүген инде өч вакцина бар, һәм, әлбәттә, мондый нәтиҗә артында күп меңләгән кешеләрнең зур, киеренке эше тора.
Эпидемиянең катлаулы шартларында үзебезнең фармацевтика җитештерүчеләре, фәнни институтлар белән кооперациядә кыска вакыт эчендә вакциналар ясау өчен кирәкле яңа җитештерү куәтләрен җәелдерү буенча бурычлар комплексы хәл ителде. Күп кенә мәйданчыкларда эш тәүлек әйләнәсе диярлек алып барылды.
Тулаем алганда, Русия буенча прививкаларны беренче компонент итеп 6,3 миллион кеше ясаган инде, шуларның 4,3 миллионы тулысынча вакциналаштырылган, ягъни вакцинаның беренче һәм икенче компонентларын алган.
Вакцинаны чит илләрдә дә таныйлар. Русиянең “Спутник V” вакцинасыннан файдалану географиясе актив үсә. Безнең вакцинаның аңлы рәвештә дискредитацияләнүенә, төрле сорауларга карамастан, аның белән чит дәүләтләрнең кызыксынуы арта бара. Аны үз территориясендә куллануга 55 ил рөхсәт биргән инде.
Бу 55 илдә 1,4 миллиард кеше яши. Якын арада безнең партнерлар илләрендә яшәүче кешеләр саны 2,5 миллиард кеше тәшкил итәчәк, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.
Фото: adm.rkursk.ru
Читайте нас: