Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2021, 12:18

Шүрәле каргаган авыл

Башкортстанның Караидел районы Караяр авылыннан бер агай, тышаулап, атын кырга җибәрә икән. Шулай беркөн иртән барса атын алырга – ат шыбыр тиргә баткан. Агайны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә, көнозын сабан сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана. Вакыйганың сере – сайтта!

Караяр авылыннан бер агай, тышаулап, атын кырга җибәрә икән. Шулай беркөн иртән барса атын алырга – ат шыбыр тиргә баткан. Агайны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә, көнозын сабан сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана.
Агайның хәтеренә олыларның сүзләре килә. “Тукта әле, – ди агай, – кызык итим әле үзеңне бер”. Агай атның сыртына сумала буяп җибәрә. Иртән атын алырга бармакчы булып, ишек алдына чыга.
– Әй, капкаңны ач, атыңны алып кайтып киләм, – дип кычкыра берәү. Барып ачса капканы, ни күзе белән күрсен, ат өстендә шүрәле утыра. Чатырдап сумалага ябышкан.
Халык җыела. Шүрәлене балта түтәсе белән дөмбәсләргә тотыналар. Чабып кына үтерерләр иде, бер тамчы шүрәле каныннан тагын әллә ничәү ярала. Үрле-кырлы сикерә, ди, шүрәле. Соңыннан елый-елый:
– Авылыгыз алты йорттан артмаса ярар иде, Ходаем, – дип каргый-каргый, “Кыйбла тау”га менеп китә. Авыл шуңа һаман алты-җиде йорттан артмый, имеш.
(1973нче елда Караидел районы Багазы авылында Гайнифруз Закировадан (1908нче елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган.)
Фото: Pinterest
Читайте нас: