Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2021, 14:00

Хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр

Ашыгыздагы артык тоздан ничек котылырга? Тәнегезгә сөртелгән хушбуй исен ничек озаграк сакларга? Җавап – сайттагы мәкаләдә.

Ашыгыздагы артык тоздан ничек котылырга? Тәнегезгә сөртелгән хушбуй исен ничек озаграк сакларга? Җавап – сайттагы мәкаләдә.
АШЫГЫЗ ТОЗЛЫ БУЛСА...
Пешергәндә яки кыздырганда иткә тозны күбрәк салып җибәргәнсезме? Артык тоздан котылу өчен әчкелтем-төчкелтем соус ясарга кирәк. Итне кайнар суга салып, шуңа бер чәй кашыгы томат пастасы, берничә караҗимеш һәм ваклап туралган суган өстәгез. Әмма соуста иң мөһиме – прәннек. Аны угыч аша туп-туры табага уыгыз. Прәннек, татлы тәм биреп, соусны куертачак. Шуннан, капкач белән ябып, итне 10-15 минут чамасы пешерегез.
ХУШБУЙ ИСЕН НИЧЕК ОЗАГРАК САКЛАРГА...
Тәнгә сөртелгән арзанрак хушбуйларның исе, гадәттә, бик тиз таралып юкка чыга. Хуш исләрне ничек итеп озаграк сакларга? Моның кечкенә бер сере бар. Тән тиресенә бераз вазелин (аның составында майлар күп) сөртегез дә шуның өстенә хушбуй тидерегез. Майлар хушбуйның тән тиресеннән парга әйләнүен тоткарлый. Вазелин һәм хушбуйны беләзек сөягенә, терсәк буынына һәм колак тирәсе – муенга сөртегез: бу урыннарда тән тиресе җылырак, чөнки кан тамырлары аңа якын урнашкан. Болай эшләгәндә хушбуй исе озак сакланачак.
Фото: cosmo.ru
Читайте нас: