Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2021, 11:20

Чернобыль онытылмый

Чакмагышта “Чернобыль: дәвернең сагышлы һәйкәле” китабы дөнья күрде. Чернобыль фаҗигасенең 35 еллыгына багышланган бу җыентыкны Рәзифә Сәхәпова туплаган.

1986 елның 26 апрелендә дөньяны тетрәткән, күпме кешеләрнең язмышын аяусыз давыллары белән айкаган Чернобыль фаҗигасен оныту мөмкин түгел. Онытырга хакыбыз да юк. Аны ликвидацияләүдә катнашып нурланыш алган егетләрнең – бүген инде көмеш чәчле абыйларыбызның – сафы еллар үткән саен сирәгәя бара.
Чакмагышта Чернобыль фаҗигасенең 35 еллыгына багышланган “Чернобыль: дәвернең сагышлы һәйкәле” китабы дөнья күрде. “Игенче” гәзите журналистлары һәм “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларының язмаларыннан торган җыентыкны Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Шәһит Ходайбирдин һәм Вәзыйх Исхаков исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәзифә Гали кызы Сәхапова туплаган.
Китапның максаты – авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларның исемнәрен барлау, хөрмәтләү. Аны һәртөрле чаралар, сыйныф сәгатьләрендә куллану мөмкин булачак.
Кереш мәкалә “Тыныч атом энергиясе халыкка хезмәт итсен” дип атала. Аннан укучыга саннар һәм фактлар тәкъдим ителә. “Алар боерык үтәде” дигән бүлектә 20гә якын якташыбыз турында мәгълүмат бирелә. Журналистика ветераны Рәшит Вахитов, Яңа Балтач авылының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинира Ихсанова, журналистлар Рузилә Әмирханова, Айнур Юлаев, мәктәп укучысы Руслан Явишевның әңгәмәләре, мәкәләләре йотлыгып укырлык. Язмалар төсле, сыйфатлы фотосурәтләр белән тулыландырылган.
Аерым бер бүлектә “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Римма Гайнанова, Рәмзия Шәрәфетдинова-Зиннәт, Габделфәт Нуриев, Фәнзил Әхмәтшин, Земфир Әхъяровның шушы темага багышланган әсәрләре урын алган.
Китапның исем туе да оештырылды. Ул Чакмагыш туган якның тарихын өйрәнү музеенда үтте. Чарада Калмашбаш урта мәктәбе һәм балалар иҗат үзәге укучылары һәм укытучылары катнашты. Алар алдында Чернобыль фаҗигасенең “утлы казан”ында кайнаган ветеран, 19 ел буе Чакмагыш районының чернобыльчеләр оешмасы рәисе булган Ринат Әмирҗан улы Миһранов чыгыш ясады. Китап туен музейның мөдире, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Басыйров, музей хезмәткәрләре­­ Фәнә Хаҗиева һәм Ләйсән Хәлимова оештырдылар.
Рәзифә Гали кызы: “Чернобыльче якташларыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя, күпләре инде арабызда юк. Кайберләренең хәтта туганнарын-якыннарын да табып-очратып булмады. Алар хакында аз гына мәгълүмат һәм сыйфатсыз фотолар кую белән чикләндек. Ә бит барлык якташлар да зурлауга лаек”, – дип билгеләп үтте.
Чакмагышлылар китап нәшер итү эшен дәвам итә. Рәзифә ханым Сәхапова башлангычы белән районның икмәк тарихына багышланган басма әзерләнә.
Юлай НИЗАЕВ,
Чакмагыш биләмара үзәк китапханәсе хезмәткәре.
Читайте нас: