Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2021, 16:35

Русия вакциналары дөньяда танылды

Июньгә кадәр русиялеләрнең барысына да прививка ясарлык мөмкинлекләр бар.

Владимир Путин Русия Туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев белән очрашу үткәрде. Фондның агымдагы эше, атап әйткәндә – COVID-19 белән көрәш турында фикер алышынды. К. Дмитриев дәүләт башлыгына тест-системалар, вакциналар һәм вируска каршы препаратлар эшләүдә фондның роле турында мәгълүмат бирде. Ун әйдәп баручы эшмәкәрнең һәркайсы миллиард сум бирә, дәүләт шулай ук ​​бу фондка 10 миллиард сум акча сала, һәм РФПИ да үз инвестицияләрен кертә икән.
Кирилл Дмитриев әйтүенчә, Русия тест һәм вакциналары дөнья дәрәҗәсендә сынау үткән. 15 миллионнан артык тест 17 илгә җибәрелгән. Алар аэропортларда һәм башка урыннарда бик кирәк. Сәгатенә 300 тест эшли ала торган һәм югары квалификацияле персонал таләп итмәүче робот-конвейер барлыкка килгән.
Русия өчен 300 мең данә «Авифавир» вакцинасы җитештерелгән, препарат инде 30 илгә җибәрелгән. Өч ай эчендә «Р-Фарм» компаниясе белән «Спутник Технополис» предприятиесе төзелгән, һәм ул вакцина җитештерү буенча иң эре заводларның берсенә әверелгән. Һиндстан һәм Кореядә дә Русия вакциналарын җитештерәләр, һәм апрельдә бу предприятиеләрнең күбесе тулы куәтенә чыгачак.
Шул рәвешле, коронавируска каршы тестлар һәм вакциналар – Русия фәненең бөтен дөнья тарафыннан танылган зур казанышы. Русия хәзер дөньяда вакцинация буенча лидерларның берсе генә түгел, бәлки июньгә кадәр русиялеләрнең барысына да прививка ясарлык мөмкинлекләр бар.
Читайте нас: