Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2021, 16:45

Интернетка яшь чиге юк

Нефтекамада компьютер курслары оештырылган. Анда 39 өлкән кеше белем алган.

Нефтекама шәһәрендә «Үзәкләштерелгән китапханә системасы» һәм «Благодать» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Компьютер белеме курсы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак проекты гамәлгә ашырыла. Нефтекама администрациясендә хәбәр итүләренчә, ай дәвамында 39 кеше курсларда укыган.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы программа ярдәмендә өлкәннәр Интернетта кирәкле мәгълүмат эзләргә, башка шәһәрләрдә яшәүче якыннары белән аралашырга, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә өйрәнгәннәр.
"Мәдәният" милли проектының максаты – мәдәниятне зур шәһәрләргә генә түгел, илдәге иң ерак торак пунктларга да җиткерә алуга ирешү. Проект мәдәният учреждениеләрен, мәдәни-ял итү учреждениеләрен һәм китапханәләрне яңа мәгънәви эчтәлек белән тулыландыруга юнәлтелгән.
Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-neftekamske-dlya-pozhilykh-grazhdan-organizovali-kursy-kompyuternoy-gramotnosti.
Читайте нас: