Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2021, 09:25

Юллар төзек булыр әле

2021 елда Уфа һәм Эстәрлетамакта 225 чакрым автомобиль юлларын ремонтлау көтелә.

2020 елда Башкортостан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча барлык максатчан күрсәткечләрне үтәде. Төбәктә 357 км автомобиль юлы ремонтланган, капиталь ремонттан соң 12,3 км трасса файдалануга тапшырылган, 4,8 км яңа юл төзелгән, 33 светофор урнаштырылган. 2021 елга планнарда – Уфа һәм Эстәрлетамак агломерацияләрендә 225 чакрым озынлыктагы автомобиль юлларын ремонтлау. Бу хакта Башкортстан башлыгының Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков белән очрашуда республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Виктор Жульков сөйләде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исә: "Без һәрвакыт Федераль юл агентлыгы ягыннан ярдәм тоябыз. Уфаның көнчыгышындагы тонельнең көнчыгыш һәм көнбатыш юнәлешләрен тоташтыру шатлыгын бүген безнең белән уртаклашуыбызга без икеләтә шатбыз. Ышанам ки, уртак эшебез 2024 елда уңышлы тәмамланыр, һәм бу комплекс нәтиҗәле эшләр. Федераль ярдәм нәтиҗәсендә без башка эре объектлар буенча да актив эшлибез. Мәсәлән, Уфаныд Воровский урамында Агыйдел елгасы аша күпер, Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге төзелеш", – дип билгеләп үтте.
Чыганак: Башинформ.
Фоточыганак: Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: