Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2021, 09:05

Кеше хокуклары якланамы?

Биш ел эчендә Татьяна Москальковага 205 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.Фотода: Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова.

Президент Владимир Путин Русия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән ел саен була торган эшлекле очрашуны үткәрде.
Татьяна Москалькова, гадәттәгечә, узган ел нәтиҗәләре турында доклад ясады һәм дәүләт башлыгына 2016 елдан соңгы төп эшчәнлек күрсәткечләре турында мәгълүмат бирде. Шулай ук кеше хокукларын яклауга кагылышлы кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.
Президент гражданнарның вәкаләтле вәкиленә ышанычы артуын билгеләп үтте. Бу хакта шул исәптән мөрәҗәгатьләр саны да сөйли: алар биш ел эчендә 205 меңнән артып киткән. Иң проблемалы юнәлешләр элеккечә калган. Болар: хезмәт хакын түләмәү, колонияләрдә көч куллану, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, социаль торак алуда тоткарлык. Соңгы вакытта адвокатларны административ эш буенча кулга алынучыларга кертмәү очраклары ешайган. Валюта ипотекасы буенча мөрәҗәгатьләр күп булган.
Президент коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында Татьяна Москалькованың актив хокук яклау эшен, шулай ук омбудсменның чит илдә Россия гражданнарының хокукларын яклауга керткән өлешен билгеләде.
Очрашу тәмамлангач, Владимир Путин Дәүләт Думасына Русия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына яңа биш елга билгеләнү өчен Татьяна Москалькова кандидатурасын тәкъдим итте.
Читайте нас: