Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2021, 22:56

Ике авторның кулъязмасы тикшерелде

2 апрель Башкортстан Язучылар берлеге татар берләшмәсенең шигърият остаханәсе утырышы узды. Анда берничә кешенең кулъязмасы тикшерелде.

Борайда яшәп иҗат итүче Гөлсимә Зиннәтуллинаның балалар өчен “Скрипкачы чикерткә” һәм Уфада яшәүче Айдар Манннановның “Эзләрем” исемле кулъязмалары тикшерелде.
Гөлсимә Зиннәтуллинаның кулъязмасы уңаеннан Лилия Сәгыйдуллина, Халисә Мөхәммәдиева, Фәния Габидуллина, Зәйфә Салихова, Эльверт Хаматшин, Зөлфия Шакирова фикерләре тыңланды. Күпчелек фикере белән кулъязманы китап нәшриятына тапшырырга тәкъдим ителде.
Айдар Манннановның “Эзләрем” исемле кулъязмасы уңаеннан Лилия Сәгыйдуллина, Халисә Мөхәммәдиева, Фәния Габидуллина, Зәйфә Салихова, Эльверт Хаматшин, Рәсим-Шәфи, Зөлфия Шакирова фикерләре тыңланды. Күпчелек фикере белән шулай ук кулъязманы китап нәшриятына тапшырырга тәкъдим ителде.

Фото: wikiwand.com
Читайте нас: