Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2021, 11:26

Уфа астында – тоннель

Көнчыгыш юнәлешендәге машина юлының иң катлаулы өлеше –тоннельне тишү эшләре тәмамланды.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Тоннельнең озынлыгы 1 276 метр тәшкил итә. Ул салынган максималь тирәнлек 63 метр. Әлеге Идел буе федераль округында иң эре инфраструктур проектларның берсе булган төзелеш урынында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Федераль юл агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков булды.
Хәзерге вакытта биредә меңнән артык кеше, 124 берәмлек төзелеш техникасы һәм җиһазлары эшли. Көнчыгыш чыгу юлын төзүне яңадан башлап җибәргәннән бирле 3,3 миллиард сум акча үзләштерелгән.
Роман Новиков сүзләренә караганда, Уфадан Көнчыгыш чыгуның әһәмияте зур.
Роман Новиков билгеләп үткәнчә, “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Росавтодор тарафыннан М5 федераль трассасындагы чиктәш кишәрлекне реконструкцияләү буенча эшләр башланган. Анда берничә күпер, ике баскычлы чишелешләр, шул исәптән Көнчыгыш чыгу юлы белән киселеш эшләре бара.
“Болар барысы да бер федераль трассадан икенчесенә тиз һәм уңайлы эләгү мөмкинлеге бирәчәк. Проект ритмик рәвештә финанслана, биредә күләмнәр шактый – 33 миллиариад сум. Шуларның 19 миллиард сумы федераль ярдәм. Бүгенге көнгә без инде 5 миллиард сум финансладык, быел тагын 2,6 миллиард сум юнәлдерергә планлаштырабыз”, – диде Роман Новиков.
“Бу хәзер икътисади яктан отышлы проект, безнең партнерлар да яхшы. Биредә эш оешкан төстә һәм тәртипле бара. Без бу проектның тәмамлануын көтәбез, 2024 елда биредән беренче автомобильләр узарга тиеш”, – диде төбәк башлыгы.
Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: