Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2021, 11:18

Сода үзебездә калды

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның сода компаниясе акцияләренең контроль пакетын республикага тапшырды.

Башкортстанның сода компаниясе республика идарәсендә иң эре предприятие булачак.
Башкорт сода компаниясе акцияләренең 38,3 проценты Башкортстан милкенә тапшырылачак, тагын 11,7 проценты һәм плюс бер акция ышаныч идарәсенә тапшырылачак. Русия Президенты Владимир Путинның бу карарын 31 мартта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үз битләрендә шәрехләде.
“Дөресен генә әйткәндә, Башкорт сода компаниясең мутлашып хосусыйлаштыру тарихы уңай хәл ителде. Башкортстанда БСК акцияләренең контроль пакеты калачак. Һәм бу республика идарә итә ала торган иң эре предприятие булачак”, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ил Президентына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм суд процессы нәтиҗәләре буенча сода компаниясе тулысынча диярлек дәүләтнеке була бара һәм завод табышы күбрәк “оффшорларга һәм элиталы күчемсез милек сатып алуга” акмаячак, ә “кешеләр файдасына барачак”, дип билгеләп үтте. Хәзер төбәк хакимияте алдында предприятиенең эшен шул рәвешле оештыру бурычы тора, аны модернизацияләүне тәэмин итү һәм “дистәләрчә еллар эчендә җыелган экологик проблемаларны” хәл итү бурычы тора.

Фото: perm.pulscen.ru
Читайте нас: