Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2021, 10:25

Путин ни өчен градусникны тумбочкага куйган?

Бу хакта журналистларга билгеле булган.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавируска каршы прививка ясаткач, вакцинациядән соң беренче сәгатьләрдә үзен ничек хис итүе турында журналистларга сөйләгән. Температура күтәрелә калса, дип, ул хәтта градусникны тумбочкага куйган булган. Бу нечкәлекләрне Президентның дәвалаучы табибыннан башка беркем дә белмәгән. Әмма дәүләт башлыгы "Мәскәү. Кремль. Путин" тапшыруының алып баручысы Павел Зарубинга биргән эксклюзив интервьюда серне ачкан.
Әлегә аның кайсы препаратны файдалануы билгеле түгел.
Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков элегрәк хәбәр итүенчә, Владимир Путинга тагын укол ясарга кирәк булачак. Шулай ук ул вакцинациядән соң В. Путинның сәламәтлегендә үзгәрешләр юклыгын, аның үзен яхшы хис итүен әйткән иде.
Песков билгеләп үткәнчә, Президент кулланган препаратны атамауның сәбәбе шунда: Кремльдә, Русиядә җитештерелгән барлык препаратлар үзләренең хәвефсез һәм нәтиҗәле булуын исбатлады, дип саныйлар, шуңа күрә аларның кайберләрен аерып әйтүнең мәгънәсе юк.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: