Башкортстанда экология проблемалары турында язучы яшь интернет блогер Матвей Анискин Русия Президенты Владимир Путин белән аралашты. Мәктәп укучысы дәүләт башлыгына аның “Хәтер бакчасы” дип аталган агач утырту акциясендә барлык мәктәп укучыларының да катнашуы турындагы идеясен хуплавын сорап мөрәҗәгать иткән иде.
“Исәнмесез, минем исемем Анискин Матвей Алексеевич, миңа 11 яшь, 5 сыйныфта укыйм. Мин Башкортстан Республикасының Иглин авылында яшим”, – дип мөрәҗәгать итте ул Президентка. Яшүсмер күптән экологик тематика белән шөгыльләнүен һәм хәзерге балаларның планетаның пычрануына битараф булмавына шат булуы хакында да язды.
“Минем тәкъдимем – барлык мәктәп укучылары да “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашуы. Бу чараны уздыру барлык балалар да ата-бабаларыбызның туган илебезне немец илбасарларыннан азат итүдә нинди батырлык кылуларын белсен өчен кирәк. Җиңүчеләребез истәлегенә агачлар утырту бик яхшы акция”, – дип видеоэлемтә аша үз идеясен җиткерерде Матвей Анискин.
“Супер. Карагыз, бездә инде экологик программалар кысаларында, якынча шундый ук проектлар бар, мемориаль характердагы тәкъдимнәр дә бар, күптән түгел генә без бу хакта фикер дә алыштык. Сез бик дөрес язасыз, чынлыкта да шулай эшләргә кирәк. Бик яхшы тәкъдим. Экология, хәтер кебек темаларның барысын да берләштерергә була. Мин Русия Президенты хакимиятенең моңа игътибар итүләрен һәм һичшиксез хуплауларын сорыйм. Без моны һичшиксез хуплаячакбыз. Рәхмәт", – диде яшь экологка Русия Президенты Владимир Путин.