27 мартта РФ Президентының рәсми резиденциясе – Мәскәү Кремленең тышкы яктырткычлары сүндерелеп тору "Җир сәгате" глобаль экология акциясе кысаларында уйланыла. Бу хәл Мәскәү вакыты белән 20.30 дан 21.30 га кадәр дәвам итәчәк.
“Җир сәгате” – Бөтендөнья кыргый табигать фондының еллык акциясе, аның максаты – әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру. Акциягә кушылган кешеләр бер үк вакытта бер сәгатькә утны һәм көнкүреш электр приборларын сүндерәләр, ә төрле дәүләтләрнең танылган символлары булган архитектура корылмаларында декоратив яктырту сүндерелә.
“Җир сәгате” – тарихтагы иң массакүләм акция, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. 2020 елда аңа 190 илдә җиде мең ярым шәһәрнең халкы кушылды.
Владимир Путин карары буенча Мәскәү Кремле"Җир сәгате" акциясендә 2013 елдан катнаша.