Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2021, 11:48

Хисап пулаты хисап тотты

Бюджетка 11 миллиард сум кайтарып алынган.

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин белән эшлекле очрашу үткәрде. Контроль ведомствоның 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алышу булды.
Алексей Кудрин әйтүенчә тикшерүләрнең бер өлешен дистанцион режимга, камераль режимга күчергәннәр. Объектларга чыгу 38 процентка кимегән. Ә хокук бозулар, кагыйдә буларак, объектларга чыгып тикшергәндә ачыклана.
Нәтиҗәдә узган елда хокук бозулар азрак ачыкланган.
Табибларга стимуллаштыручы түләүләрне тикшергәннәр. Килгән шикаятьләр буенча Русия Федерациясенең барлык субъектларында системалы тикшерүләр уздырылган.
Хәзер медицина җиһазларын, шул исәптән үпкәләрнең ясалма җилләтү аппаратларын тикшерү төгәлләнеп килә. Тулаем алганда, стимуллаштыручы түләүләргә мониторинг буенча вәзгыять җайга салынган. Хәзер кисәтүләр һәм шикаятьләр саны бермә-бер кимегән, ниһаять, норматив база эшли башлаган.
Бюджетка 11 миллиард сум кайтарып алынган, бу 2019 елга караганда күбрәк. 39 административ эш суд тарафыннан гадел дип табылган, түрәләр һәм юридик затлар җәза алган. Административ кодекс нигезендә тиешле штраф санкцияләре билгеләнгән. 52 материалны прокуратурага, Тикшерү комитетына, Эчке эшләр министрлыгына һәм ФСБга җибәргәннәр. Ягъни, узган ел килеп туган кыенлыкларга карамастан, эш дәвам итә.
Тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65187.
Читайте нас: