Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2021, 21:31

Президент Себергә нигә барган?

Дмитрий Песков Президентның экипировкасын телгә алып, “Себердә чалбар, туфлиләр һәм пальто киеп булмый”, – диде.

Русия Президенты Владимир Путин һәм Русиянең оборона министры Сергей Шойгу Себердә булдылар. Бу турыда Русия Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Дмитрий Песков хәбәр итте. Аңа караганда, Владимир Путин һәм Дмитрий Шойгу 20 һәм 21 мартта Тувада ял көннәрен уздырганнар. Сергей Шойгу Президентка агачтан эшләнмәләр ясый торган үзенең остаханәсен күрсәткән.
Дмитрий Песков Президентның экипировкасын телгә алып, “Себердә чалбар, туфлиләр һәм пальто киеп булмый”, – диде.
Путин тайгада вездеходта йөргән. Аның өчен машина йөртү хокукы бармы дигән сорауга Песков: “Президент вездеход йөртүне күптән үзләштергән, тик аның машина йөртү хокуклары бармы-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат юк”, – дип җавап биргән. Президент үзе белән ял итәргә атом-төш чемоданын алганмы дигән сорауга Песков: “Элемтәнең, шул исәптән стратегик элемтәнең барлык кирәк-яраклары һәрвакыт Президент белән, кайда гына булмасын, Русия Федерациясе территориясендә яки дөньяның теләсә кайсы илендә булса да, даими рәвештә үзе белән йөртә”, – дип җавап биргән.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: