Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2021, 08:20

Хәерчеләнәбез?

Бу елның гыйнвар аенда русиялеләрнең реаль хезмәт хаклары, 2020 елның декабре белән чагыштырганда, 28,9 процентка кимегән, ә эшсезлек, узган елның февраль ае белән чагыштырганда, 23,9 процентка арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтанып, ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Тулырак мәгълүмат – сайтта!

Русиялеләрнең реаль хезмәт хакы 2021 елның гыйнварында, узган елның гыйнвары белән чагыштырганда, 0,1 процентка арткан. Шул ук вакытта 2020 елның декабре белән чагыштырганда Русиядә реаль хезмәт хакы 28,9 процентка кимегән.
“Төрле оешма хезмәткәрләренең салымнарны кертеп исәпләнгән уртача айлык хезмәт хакы 2021 елның гыйнварында 49 516 сум тәшкил итте һәм ул узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,3 процентка артты”, – дип хәбәр итә Росстат.
Ведомство мәгълүматларына караганда, салымнарны кертеп исәпләнгән номиналь уртача айлык хезмәт хакы гыйнвар аенда 5,3 процентка арткан, декабрь ае белән чагыштырганда ул 28,4 процентка кимегән.
Росстат элегрәк хәбәр итүенчә, 2020 елда Россия Федерациясендә реаль хезмәт хакы 2019 ел белән чагыштырганда 2,5 процентка арткан булган.
2021 елның февралендә Русиядә эшсезләр саны якынча 4,244 миллион кеше тәшкил иткән, бу гыйнвар ае күрсәткечләреннән 1,7 процентка кимрәк. Шул ук вакытта, 2020 елның февраль ае белән чагыштырганда, эшсезлек 23,9 процентка арткан, диелә Росстат материалларында.
Бу елның февралендә эшкә яраклы халык арасында эшсезләрнең гомуми өлеше 5,7 процент тәшкил итте, дип исәпләп чыгарган Росстат. Февраль аенда 2,2 миллион кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән, ә 1 миллион кеше эшсезлек буенча пособие алган.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Россия Федерациясендә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 2,1 миллион кеше тәшкил итә. Февраль аенда бу күрсәткеч 2,4 миллион дәрәҗәсендә иде.
2021-2023 елларга федераль бюджет проекты нигезендә, 2021 ел азагына Русиядә эшсезлек дәрәҗәсе 5 проценттан түбәнрәк булырга тиеш, бу "табигый" эшсезлек дәрәҗәсенә туры килә. Шул ук вакытта Русия Президенты Владимир Путин агымдагы ел азагына хезмәт белән тәэмин ителешне 2019 ел күрсәткечләренә кире кайтару бурычын куйды. Аны хәл итү өчен әлегә эшсез булган 1 миллион кешене эшкә урнаштыру күздә тотыла.
Фото: hr-portal.ru
Читайте нас: