Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2021, 16:50

Балалар өчен яңача түләүләр ничек исәпләнәчәк?

Тиздән Башкортстанда 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган 100 меңнән артык гаилә арттырылган күләмдәге дәүләт ярдәме ала башлаячак. Дәүләт органнары моның өчен гаризалар кабул итүгә 1 апрельдән керешәчәк. Ләкин әлеге түләүләрне барлык гаиләләр дә ала алырмы? Аның шартлары нинди? Җавап – сайтта!

Русия Президенты Владимир Путин указы буенча, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр бала тәрбияләүче гаиләләр арттырылган күләмдәге дәүләт ярдәме алачак. Мондый түләүләргә Башкортстанның 100 мең гаиләсе дәгъва итәргә мөмкин. 1 апрельдән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга югары түләүләр алалачак. Гаризалар кабул итү 1 апрельдән башлана.Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.
Бала өчен түләүләрнең база күләме буларак төбәк яшәү минимумының 50 проценты кабул ителәчәк. Бүген ул 5 038,5 сум тәшкил итә. Түләүләр гаилә керемнәренә карап үзгәреп торачак.
База пособиесе түләгәннән соң, гаиләдәге һәр җан башының уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан һаман кимрәк булса, түләү яшәү минимумының 75 процентына кадәр артачак. Бу 7 557,75 сум дигән сүз.
Әгәр моның белән дә җан башына керемне төбәк яшәү минимумына җиткерә алмасалар, түләүләр төбәктәге яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк. Бүген ул 10 077 сум тәшкил итә.
Тик әлеге түләүләр һәркемгә дә бирелми. Моның өчен рәсми эш яки уку урыны кирәк. Ата-аналар үзләренең эшкә урнашуын документ белән расларга, яисә эшли алмауларына җитди сәбәп (мәсәлән, авыру, декретта булу һ.б.) китерергә тиеш. Шул ук вакытта пособие билгеләгәндә, күчемле һәм күчемсез милеккә дә караячаклар. Эшләмичә дә, берничә фатирга ия икәнсез, сезгә дәүләт ярдәме тәтемәячәк.
Документлар 1 апрельдә кабул ителә башлаячак, аларны “Госуслуги” порталы аша, шулай ук Күпфункцияле үзәк (МФЦ) бүлекләрендә һәм Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге филиалларында (алдан язылу буенча) тапшырырга мөмкин.
Социаль ярдәмнең барлык чаралары буенча консультацияне күп каналлы 8(347)200-80-80 телефоны аша алырга мөмкин. Шылтыратулар көн саен 8.30дан 17.30 сәгатькә кадәр кабул ителә. Ял көннәре – шимбә һәм якшәмбе.
Фото: russia24.pro
Читайте нас: