Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2021, 16:10

Сәләтләргә аерым мөнәсәбәт

“Сириус” дип аталган федераль җирлекнең сайлап куйган үз җитәкчелеге бар, финанслау да аерым.

Русиядә “Сириус” дип аталган федераль җирлек булдырылган иде. Ул Карснодар краенда урнашкан. Әлеге җирлек Краснодар хакимиятенә буйсынмый, аның сайлап куйган үз җитәкчелеге бар, финанслау да аерым.
Русия Президенты Владимир Путин “Сәләт һәм уңыш” фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән “Сириус”ны үстерү планнары турында фикер алышты.
– Якын арада федераль территориядә спорт, фән, мәгариф, мәдәният үсеше проектлары ничек үсәчәкләрен күрсәтә алырбыз дип ышанам. Быелдан без беренче тапкыр магистрант студентларга Русия Федерациясе Президенты грантларын тапшырачакбыз. Без студентларның нинди дә булса фән олимпиадаларында гына түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларда да югары казанышларын күрәбез, ә инде фәнни грантлар бәйгеләре дә, безнең егетләр югары рейтинглы фәнни журналларда басыла, аларның интеллектуаль милеген яклау да бар.
Ике елдан соң “Сириус”та концерт залы ачыла. Хәзер без анда югары дәрәҗәдәге акустика булсын өчен эшлибез. Әйдәп баручы сәнгать эшлеклеләре, музыкантлар, балет артистлары белән без хәзер аның үсеш программасы турында фикер алыша башлыйбыз. Без, чынлыкта, һәр төбәкнең иң көчле, иң талантлы музыкантлары, артистлары һәм яшь коллективларында булачак мөмкинлекләрне тормышка ашырырга планлаштырабыз. Төп залда 1200 урын, икенчесендә 300 урын булачак. Әдәби-сәнгать кунакханәсе дә эшләячәк.

Фото: newkuban.ru
Читайте нас: