Барлык яңалыклар
Новости
15 март 2021, 13:54

Барлык вакциналар да “Спутник V” түгел...

“Һәр ялтыраган алтын түгел” – ди татар халык мәкале. Көнбатышта эшләнеп, мең төрле сынаулар узган, дөнья тутырып макталган AstraZeneca вакцинасы реаль тормышта үзенең яраксызлыгын, хәтта зыянлы булуын раслады. Күп илләр аңардан баш тартты. Ә тиешле сынаулар үтмичә кулланышка кертүдә гаепләнгән “Спутник V”ны бөтен дөнья сатып ала. Бер сүз белән әйткәндә, аптыраш... Бу хакта тулырак мәгълүмат – сайтта!

Чехия AstraZeneca вакцинасы белән үз гражданнарын прививкалау күләмен 40 процентка киметте. Гомум Бердәм Европа илләре исә әлеге вакцинаны планлаштырылган күләмнән 73 процентын гына сатып алачак. Моның сәбәбе – AstraZeneca вакцинасын кулланган кешеләрнең кан оешуы.
Чехиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, бу атнада илгә 16800 доза AstraZeneca вакцинасы кайтырга тиеш булган. Ләкин ил шуның 9600ен генә сатып алачак. Алдагы атнада 88000 доза вакцина урынына 10800 доза гына сатып алачак.
Шул ук вакытта, февраль азагында Чехия Президенты Милош Земан Русия Президенты Владимир Путиннан «Спутник V»вакцинасы белән тәэмин итә башлавын сорады. Шул ук вакытта, ул, препаратны куллануны хуплау өчен, милли регуляторның карары да җитәрлек булачак һәм Бердәм Европадан рөхсәт сорарга кирәк булмаячак, дип белдерде.
2021 елның беренче кварталында Бердәм Европа илләре AstraZeneca вакцинасын сатып алуны 10 миллион дозага киметәчәк, ягъни 40 миллион доза урынына 30 миллион доза вакцина сатып алачак.
Бер үк вакытта Болгария, Дания, Норвегия, Ирландия, Эстония, Болгария һәм Таиланд кебек илләр AstraZeneca препараты белән вакциналаштыруны бөтенләй туктаткан, чөнки Австриядә бер ханым привикалаудан соң каны куерып үлгән, икенчесендә үпкә артериясенең тромбоэмболиясе үлем сәбәпчесе булган. Норвегиядә AstraZeneca препараты белән вакциналаганнан соң бер пациент миенә кан савудан вафат булган, тагын өч кеше кан тамырларында тромблар барлыкка килеп, авыр хәлдәләр.
AstraZeneca компаниясе исә үлем очракларының вакцина белән бәйләнешен кире кага.
Фото: foxbusiness.com
Читайте нас: