Барлык яңалыклар
Новости
14 март 2021, 11:15

Таулы Карабахта хәлләр ничек?

Килешүләр үтәләме?

11 һәм 12 мартта Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Әзербайҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан Республикасы Премьер-министры Никол Пашинян белән телефон сөйләшүләрен уздырды.
Таулы Карабах буенча 2020 елның 9 ноябреннән һәм 2021 елның 11 гыйнварыннан өч яклы гаризада теркәлгән килешүләрне тормышка ашыруның гамәли аспектлары каралды. Канәгатьлек белән шул расланды: утны туктату режимы тайпылышсыз үтәлә, ә төбәктәге вәзгыять тулаем тотрыклы һәм тыныч кала. Илһам Алиев һәм Никол Пашинян Русия тынычлык урнаштыручы контингентының Лачын коридоры буенча җәелгән нәтиҗәле гамәлләренә дә югары бәя бирделәр.
Шулай ук Көньяк Кавказдагы икътисади һәм транспорт элемтәләрен блоклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Бу контекстта Русия Федерациясе, Әзербайҗан һәм Әрмәнстан Республикалары вице-премьерлары рәислегендәге эш төркеменең эшчәнлеге уңай чагылыш тапты.
Гомумән, Русия-Әзербайҗан һәм Русия-Әрмәнстан хезмәттәшлегенең башка актуаль мәсьәләләре буенча да фикер алышу үткәрелде.
Читайте нас: