Барлык яңалыклар
Новости
12 март 2021, 09:35

«Росатом» Төркиядә

Төркиянең Мерсин провинциясендә «Аккую» атом электр станциясенең 3 нче энергоблогы төзелә башлады.

Владимир Путин Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән берлектә видеоконференция форматындагы тантаналы чарада катнашты. Ул Төркиянең Мерсин провинциясендә «Аккую» АЭСнең 3 нче энергоблогын төзи башлау уңаеннан үтте.
Тантанада шулай ук атом энергиясе буенча «Росатом» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев һәм Төркиянең энергетика һәм табигый ресурслар министры Фатих Донмез катнашты.
Станцияне төзү 2010 елда имзаланган хөкүмәтара килешү нигезендә, «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Барлыгы 4800 мегаватт куәтле дүрт энергоблокны файдалануга кертү планлаштырыла.
Россия белән Төркия арасында АЭС төзү турындагы хөкүмәтара килешүгә 2010 елның 12 маенда кул куелган иде. 2017 елда проектинтенсив үсеш фазасына чыкты.
2017 елдан 2019 елга кадәр ягулыкны тәэмин итү, электр энергиясен сату-алу, Төркия Республикасының дәүләт энергия челтәренә тоташтыру турындагы төп контрактларга һәм килешүләргә кул куелды.
Фото: http://www.akkunpp.com/index.php?lang=ru
Читайте нас: