Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2021, 14:43

Балалар өчен түләүләр үзгәрә

Русия Президенты Владимир Путин балалар өчен түләүләр системасына үзгәрешләр кертү турындагы Указга кул куйды. Түбәндәге язмада 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрдәге үзгәрешләр белән якыннанрак танышырга мөмкин.

Русия Президенты Владимир Путин балалар өчен түләүләр системасына үзгәрешләр кертү турындагы Указга кул куйды. Үзгәрешләр, беренче чиратта, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга кагыла. Алар өчен түләү күләме хәзер гаилә кеременә бәйле булачак һәм яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Указ тексты белән хокукый информациянең рәсми интернет-порталында танышырга мөмкин.
Әгәр баланың яшәү минимумының яртысы кадәр дәүләт ярдәме алганнан соң, гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән артмаса, аны 75 процентка кадәр арттырачаклар.
Әгәр шуннан соң да гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаса, дәүләт ярдәме баланың яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк.
Балалар өчен түләүләрнең күләме, балалар өчен яшәү минимумы үзгәрүен исәпкә алып, ел саен яңадан исәпләнәчәк.
Президент Указы буенча яңа түләүләр 2022 елның 1 гыйнварыннан башкарыла башлый. Аларны яңадан исәпләү өчен 2021 елның 1 апреленнән соң гариза тапшырырга кирәк. Шуның нигезендә акча банк исәбегезгә күчереләчәк.
Русия Хезмәт министрлыгында аңлатуларынча, 2021 елда түләү кагыйдәләрен эшләгәндә төбәкләрнең, иҗтимагый оешмаларның һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре исәпкә алыначак.
“Кагыйдәләрнең төп бурычы — гражданнарның керемнәрен һәм мөлкәт белән тәэмин ителешен комплекслы бәяләү, түләү алуның максималь адреслылыгын һәм бер гариза нигезендә башкарылуын тәэмин итү”, – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Фото: sibadvokat.ru
Читайте нас: