Барлык яңалыклар
Новости
10 март 2021, 10:15

Быел Русиядә Фән һәм технологияләр елы

Русиядә җиде карбон полигоны булдырыла. Алар нәрсә ул һәм кайда төзеләчәк?

Владимир Путин Русия Федерациясенең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән эшлекле очрашу үткәрде. Алар быел Русиядә Фән һәм технологияләр елын уздыру турында фикер алышты.
Валерий Фальков Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең махсус сораштыру үткәрүен хәбәр итте. Җавап бирүчеләрнең абсолют күпчелеге фән һәм технологияләр үсешенең нык мөһим булуын бәяләгән.
Фән һәм югары белем министрлыгы Фән елына гомумдәүләт максатлары призмасы аша караган. Һәм елның һәр аена бер тема билгеләнгән. Апрельне "Космосны үзләштерү" дип атаганнар. Майда "Яңа чакырулар һәм янаулар. Хәвефсезлек" темасы булачак. Июль – "Территорияләрнең бәйләнеше һәм тирәлекне үзләштерү", август – "Экология һәм климат", сентябрь – "Генетика һәм тормыш сыйфаты". Декабрьдә исә "Кеше һәм җәмгыять" темасы өстенлек итәчәк.
Фән һәм технологияләр елының өстенлекле максатларының берсе – талантлы яшьләрне җәлеп итү. Соңгы елларда галимнәрнең дәрәҗәсе үсә, яшьләр тарафыннан экологиягә игътибар көчәя. Әлбәттә, бу вакциналар буенча уңышлар белән дә бәйле.
Киләчәктә карбон полигоннарын булдыру буенча яңа зур фәнни-белем бирү пилот проекты эшләтеп җибәреләчәк. Алар җиде төбәктә – Калининград өлкәсендә, Сахалин өлкәсендә, Чечен Республикасында, Краснодар краенда, Свердловск өлкәсендә, Новосибирск һәм Төмән өлкәләрендә урнашачак. Мондый полигоннарда парник газлары агымнарын үлчәү методикасы булдырылыр, экологик проблемаларга игътибар зур булыр, дип көтелә.
Фото: https://www.minobrnauki.gov.ru/press-center/news/?ELEMENT_ID=27602.
Читайте нас: