Барлык яңалыклар
Новости
8 март 2021, 15:15

Бүген – Халыкара хатын-кызлар көне

Владимир Путин Русиянең гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Русия Федерациясе Президенты бу көннең шатлык, җылылык һәм күңел юмартлыгы бәйрәме булуын билгеләде. "Бүген һәр йортта, һәр гаиләдә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре яңгырый, – диде ул. – Без аларны үзебезнең әниләребезгә, әбиләребезгә, хатыннарыбызга, апаларыбызга, кызларыбызга, дус кызларыбызга, эш буенча хезмәттәшләребезгә әйтәбез. Һәм 8 Мартны бәйрәм итүнең күптәнге традицияләре барысында да аерым бер кәеф тудыра, яз якынлашуын символлаштыра, хатын-кызларның рухи кыйммәтләрне саклаудагы ролен раслый. Сез бу дөньяга гармония, наз, матурлык һәм иң көчле, чиста, риясыз хис – ана мәхәббәтен алып киләсез. Үзегезне балаларга, аларның үсешенә, тәрбиясенә багышлыйсыз, алар өчен борчыласыз, уңышларына куанасыз, алар лаеклы кешеләр булып үссен өчен барысын да эшлисез".
Президент боларның барысының да көндәлек авыр хезмәт булуын, хөрмәткә лаек булуын ассызыклады. "Шул ук вакытта сез бөтен җирдә өлгерәсез, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә югары үрләр яулыйсыз, ышанычлылыгыгыз, эшкә җаваплы карашыгыз белән ихтирам уятасыз", – иде.
Ил җитәкчесе медицина өлкәсендә хезмәт салучы гүзәл затларга аерым теләкләрен җиткерде, аларның авыр эпидемия шартларында нәтиҗәле эшләвен әйтеп, ихлас рәхмәтен белдерде.
Тулырак: http://kremlin.ru.
Читайте нас: