Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2021, 10:14

Коронавирустан вакцинаның ике өлешен дә ничә кеше кадаткан?

Вакциналаштыру ничә төрле препарат белән алып барыла? Русиянең кайсы төбәкләрендә халыкка коронавируска каршы прививка ясау һаман башланмаган? Бүгенге көндә ничә кеше авырый? Җавап – сайтта!

Вакциналаштыру ничә төрле препарат белән алып барыла? Русиянең кайсы төбәкләрендә халыкка коронавируска каршы прививка ясау һаман башланмаган? Бүгенге көндә ничә кеше авырый?
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче компонентын Русиядә 5 миллион кеше алган, препаратның ике компонентын да 2,5 миллион граждан кадаткан. Бу хакта махсус брифингта Хөкүмәт вице-премьеры Татьяна Голикова белдерде.
– Вакциналаштыру мәсьәләсенә турыдан-туры килгәндә, бүгенге көндә аның беренче компонентын Русиянең 5 миллион гражданы алган, шуларның 2,5 миллионы вакцинаның ике компоненты белән дә вакциналаштырылган, — диде ул.
Шул ук вакытта вице-премьер төбәкләрдә препарат җитештерү күләмнәренең көннән-көн артуын билгеләде. Бу исә халыкны вакциналаштыру мөмкинлекләрен арттырырга мөмкинлек бирә. Татьяна Голикова сүзләренә караганда, бүгенге көндә Русиядә 13,9 миллион дозада вакцина комплекты җитештерелгән. Шуның 7,9 миллион дозасы инде куллануга әзер. Бу ««Спутник V» вакцинасы гына түгел, Новосибирскиның «Вектор» үзәгендә җитештерелгән «ЭпиВакКорона» препараты да.
Шул ук вакытта, Русия Президенты Владимир Путин хәбәр итүенчә, COVID-19дан вакциналаштыруны илнең тугыз төбәгендә әлегә кадәр башламаганнар.
4 мартта узган «Без бергә» акциясендә катнашучылар белән очрашу барышында ул беренче прививканы 2 миллионнан артык русияле ясаганын әйтте. Шул ук вакытта ул илнең кайбер төбәкләрендә вакциналаштыру белән проблемалар да бар, дип өстәде. Русиянең тугыз субъектында ул әлегә кадәр башланмаган икән, әмма аларның конкрет исемлеген Президент атамады.
Русия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итүенчә, халыкны вакциналаштыру, нигездә, 2021 елның сентябренә кадәр төгәлләнергә тиеш.
Оператив штаб мәгълүматларына караганда, Русиядә коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында 4,3 миллионнан артык кеше авырган. Аларның 3,8 миллионнан артыгы терелгән, бүгенге көндә 327,5 мең кеше авыру кичерә.
Фото: torg.spb.ru
Читайте нас: