Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2021, 23:27

«Без бергә»

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Без бергә» гомумрусия ярдәм акциясендә катнашучылар белән очрашты.

Ил җитәкчесе бу акциянең күркәм, кирәкле һәм затлы эш булуын билгеләп үтте. "Пандемия чорында бу аеруча ачык күренде, төрле карашлы кешеләре шулай берләшүнең, нигездә, күңел чакыруы буенча килеп чыгуы соклангыч", – диде ул.
Бигрәк тә бизнес вәкилләренең соңгы ун-унбиш елда рәвештә үзгәреше, бизнесның үз гражданлык бурычына карата уңай мөнәсәбәте күзәтелгән. Акциягә ун мең компания ярдәм иткән. Һәм аларның күбесе – ниндидер эре, хәтта урта да түгел, ә үзләре авыр хәлдә калган бәләкәй предприятиеләр. Шуңа да карамастан, алар акциядә катнашкан, автомобиль руленә шәхсән үзләре утырып, ярдәмгә мохтаҗ булучылар янына ашыкканнар. Нәтиҗәдә, ярдәмгә мохтаҗ биш миллион кешелек контингентны колачлау мөмкин булган.
Артем Метелев, Президентның сүзләрен хуплап, кешеләрдә «Без бергә» проектында, хәйриячелектә һәм волонтёрлыкта катнашу теләге аңлы рәвештә барлыкка килүен әйтте. Ягъни, бәлки, кемдер бу турыда элек уйлаганнардыр да, кемгәдер ниндидер яхшылык эшләргә теләге булгандыр, ләкин сәбәп булмаган. Сәбәп килеп чыгу белән алар «Без бергә» командасына килгән. "Без бергә" проекты күпсанлы мөмкинлекләрне һәм ресурсларны берләштерә алган. Тиз арада өлкәннәргә, табибларга, кан банкы хезмәтенә һәм тораклары булмаганнарга ярдәм оештырылган.
Бу хакта тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65096.
Читайте нас: