Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2021, 12:54

Санкцияләр көчәя

Америка Кушма Штатларының Президенты Джо Байден Русиягә карата яңа санкцияләр кертте.

АКШ хакимияте 2 мартта оппозиционер Алексей Навальныйны агуларга омтылуда гаепләп, Русиягә карата санкцияләр турында игълан итте. Бу – Вашингтон тарафыннан Ак йортка демократ Джо Байден администрациясе килгәч, Русиягә каршы кабул ителгән беренче санкцияләр. Дөрес, тәүдә «Северный поток-2» газүткәргечен төзүче «Фортуна» баржасына һәм аның хуҗасы «КВТ-Рус» компаниясенә каршы санкцияләр кабул ителде, әмма алар Дональд Трамп хакимиятенең вәкаләтләре туктатылу алдыннан кертелгән санкцияләрне генә кабатлады.
АКШ санкцияләре берьюлы өч ведомство — Финанс министрлыгы, Сәүдә министрлыгы һәм Дәүләт Департаменты линиясе буенча кертелгән һәм берничә төп законга нигезләнгән. Әмма чынлыкта Байден хакимияте Русиягә карата булган санкцияләрне бераз киңәйтте генә.
Русия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова Американың яңа санкцияләрен АКШ хакимияте тарафыннан башкарылган «Русиягә каршы дошман һөҗүме» буларак тасвирлады. Алексей Навальныйны ниндидер «хәрби химикатлар» белән агулау белән бәйле вәзгыять Русиянең эчке эшләренә тыкшыну өчен сәбәп булып тора, дип саныйлар чит ил эшләре министрлыгында. «Бу санкцияләр җавапсыз калмаячак», — дип вәгъдә иттеләр министрлыкта.
Фото: club-tm.ru
Читайте нас: