Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2021, 12:55

Медицина алга бара

Тәэсире 13-17 елга кадәр җитәрлек вакциналар уйлап табу өстендә эш бара. Владимир Путин Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) җитәкчесе Вероника Скворцова белән эшлекле очрашу уздырды. Анда яңа буын вакциналар турында да сүз булды.

ФМБА башлыгы Президентка ведомствоның 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. В.Путин билгеләвенчә, агентлыкның эшчәнлек өлкәләре бик күп, алар сәламәтлек саклау системасы, икътисадның аерым зур тармаклары өчен бик мөһим.
Узган елгы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итеп, В.Скворцова түбәндәгеләрне сөйләде. Мәсәлән, ФМБА 3,5 миллион кешегә хезмәт күрсәтә. Болар – барыннан да элек, аеруча хәвефле хезмәт шартларында эшләүче 700 дән артык оешма хезмәткәре, аларның гаилә әгъзалары һәм 20 административ ябык территориянең халкы, 39 иярчен шәһәр һәм фән шәһәрчекләре. Болар илнең 54 төбәгендә һәм Байконурда урнашкан.
Әлбәттә, узган ел ФМБА өчен, бөтен ил өчен кебек үк, яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле булган. Бу җәһәттән агентлык стратегик объектларда инфекция таралуны булдырмау максатын куйган. Моннан тыш, кан банкы системасын координацияләгәннәр, антиковидлы кан әзерләү һәм фәнни тикшеренү эшләрен башкарганннар. Атом электр станцияләре, 3 космодром һ. б. объектларның, спорт командаларының өзлексез эшләвенә ирешелгән. ПЦР-лабораторияләр челтәре март аеннан өч тапкыр киңәйтелгән. "Росатом" дәүләт корпорациясе ярдәмендә һәр лабораториянең эш әйләнешен сизелерлек арттырырга һәм нәтиҗә алу вакытын киметергә мөмкинлек биргән технологияләр кертелгән. Гыйнвар аеннан вакциналаштыру кампаниясе үткәрелә башлаган. Икенче юнәлеш – ковидка каршы ярдәм күрсәтү челтәрен үстерү. ФМБА үзенең барлык территорияләрендә диярлек 53 ковид госпиталь ачкан.
50-100 кешелек җыелма отрядлар Красноярск краендагы кебек эре инфекция учакларын сүндерегә ярдәм иткән. Җәен һәм көзен шундый отрядлар Симферопольдә, Ялтада эшләгән. Эпидемия чорында 105 меңнән артык телемедицина консультациясе уздырганнар, шуларның 25 меңнән артыгы – коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен.
Иң перспектив юншлешләрнең берсе булып фәнни тикшеренүләр кала. COVIDка каршы яңа буын вакциналар булдыру өчен яңа технологик платформа эшләү максаты күздә тотыла. Ул күзәнәк иммунитеты булдыруны максат итеп куя, һәм эксперименталь хезмәтләрдә әлеге иммунитетны 13-17 елга кадәр саклап калу исбатланган.
Тулырак бу хакта (һәм фоточыганак): http://kremlin.ru/events/president/news/65080#sel=5:1:7hV,9:41:hck
Читайте нас: