Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2021, 17:15

Аз керемле гаиләләргә азык-төлеккә ташламалар кертеләме?

Күпмилләтле һәм күпконфессияле Русиядә һәр этнос якланган булырга тиеш.

Русия Президенты Владимир Путин күптән түгел видеоконференция режимында парламентның дүрт фракциясе җитәкчесе белән очрашкан иде.
Очрашуда ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновский азык-төлеккә сертификатлар булдыруны күтәрде:
– Азык-төлек сертификатларын кертү кирәк. Бездә аз керемле кешеләр бар. Кибетләр күп, товарлар кыйммәт. Әйдәгез, аерым кибетләрдә сертификат белән алып булсын. Бер айга кирәкле товарлар җыелмасын сатып алу өчен сертификат бирергә кирәк. Бөтен дөнья шулай итә. Иң бай ил булган Америкада 40 миллион сертификаттан файдаланалар. Хезмәт министрлыгында бердәмрусиялеләр генә утыра. ЛДПРдан Ниловны алсалар, башкача эшли алыр идек.
Барлык министрлыклар да – "Бердәм Русия" генә, болай ярамый. Бөтен җирдә дә коалицион хөкүмәтләр, парламентларда күпчелек очракта, ике партия коалициясе. Ауропада бер партия өстенлек иткән парламент юк.
Дзержинскийны торгызырга телиләр – ул вакытта, гомумән, каюк булачак. Нинди Дзержинский? Кемне торгызырга? Репрессияләр аның намусында бит.
Күпмилләтле һәм күпконфессияле Русия һәр этносның Ватаны, аның башка Ватаны юк, ул монда якланган булырга, һәм ул бу илне саклау өчен үз тормышын куярга әзер. Әгәр без бу проблема турында уйласак, без "Русия урыслар өчен генә" лозунгы урысларга зыян гына китерә, ә без моңа юл куймаска тиеш, – диде Владимир Жириновский.
“Гадел Русия” фиркасе фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов:
– Владимир Вольфович азык-төлек сертификатлары мәсьәләсенә кагылды. Безнең башка тәкъдимебез бар, мондый мисалны күптән түгел сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров әйтте. Без "Мир" түләү карталарын, азык-төлек белән проблемалары булган, илебезнең аз тәэмин ителгән гражданнарына кулланырга тәкъдим итәбез. Анда ай саен федераль бюджеттан азык-төлек продуктлары сатып алуга акча күчерергә кирәк. Әлбәттә, тәмәке һәм алкоголь бу исемлеккә керми.
Очрашуда Владимир Путин бу тәкъдимнәрнең каралачагын ышандырды.

Фото: otvet.mail.ru
Читайте нас: