Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2021, 15:43

“Ышпиуннар” таптый илебезне

Узган елда террористик юнәлештәге 72 җинаять туктатылды.

Русия Президенты Владимир Путин Федераль хәвефсезлек хезмәте коллегиясе утырышын уздырды.
– Русиягә, башка мөстәкыйль үзәкләргә карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен хәтта яшерергә дә омтылмыйлар. Безгә карата күп кенә мәсьәләләр буенча дәлилсез гаепләүләр белән максатчан мәгълүмати кампания алып барыла. Мәсәлән, соңгы вакытта медицина өлкәсендә, коронавирус белән көрәштә безнең казанышларыбызны шик астына куярга омтылышлар бар.
Безне икътисади һәм башка санкцияләр белән чикләргә тырышалар.
Русиягә карата мондый карашларның киләчәге юк. Без ачык диалог алып барырга, үзара ышаныч һәм хөрмәт нигезендә иң катлаулы проблемаларның компромисс чишелешләрен табарга әзер. Әмма безнең өчен иң мөһиме – Русия суверенитеты, аның милли мәнфәгатьләре, гражданнарыбызның иминлеге, халкыбызның үз киләчәген билгеләргә хокукы. Һәм бу кыйммәтләр, безнең үсеш нигезләре ышанычлы сакланырга тиеш.
Шуңа бәйле рәвештә, контрразведка органнары узган ел нәтиҗәле һәм төгәл эшләде. Нәтиҗәдә 72 кадр хезмәткәре һәм 423 чит ил махсус хезмәтләре агенты эшчәнлегенә чик куелган.Шуның белән бергә шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда террористик юнәлештәге 72 җинаять туктатылды. 2019 елда ул сан 57 иде, – диде Владимир Путин.

Фото: sektainfo.ru
Читайте нас: