Барлык яңалыклар
Новости
24 февраль 2021, 12:41

Ачы хакыйкать татлы ялганнан яхшырак

Русия халкының 23 проценты ил турында ачы хакыйкать сөйләүне патриотлык күрсәткече дип атый. Моны Югары икътисад мәктәбе үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә. Шулай да күпчелек патриотизм дип Ватанга сөюне саный.

2020 елның декабрендә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә русиялеләрнең 67 проценты патриотлык билгесе итеп туган илне сөюне атавы ачыкланды. Халыкның 26 проценты фикеренчә, патриотлык – ул туган илеңнең чәчәк атуы өчен кылынган гамәлләрдән гыйбарәт. Моны Югары икътисад мәктәбенең Гражданлык җәмгыяте һәм коммерцияле булмаган секторны тикшерү үзәге раслады.
Сораштыруда шәһәр һәм авылларда яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк 2003 кеше катнашты. Нәтиҗәләр шәхси әңгәмә рәвешендә алынды.
Югары икътисад мәктәбенең Гражданлык җәмгыяте һәм коммерцияле булмаган секторны тикшерү үзәге мондый сораштыруларны 2006 елдан бирле үткәрә. Шул ук вакытта респондентларның 20 проценты патриотлык дип мохтаҗларга ярдәм итүне исәпли.
Халыкның бары тик 12 проценты гына патриотлык дип шәхси вакытларын һәм акчаларын җәмгыять өчен кирәкле эшләргә бүлүне исәпли. Шул ук вакытта 16 процент респондентлар өчен патриотлык – ул үзең яшәгән авыл яки шәһәр өчен файдалы гамәлләр кылу.
Соңгы 20 ел эчендә Русиядә үзен патриот дип исәпләгән кешеләрнең саны икеләтә кимегән.
Соңгы бер ел эчендә илдәге вәзгыятне үзгәртергә тырышуны патриотлык билгесе дип исәпләүчеләр саны 2019 елгы 25 проценттан 19 процентка кадәр кимегән. Белгечләр моны коронавирус пандемиясе аркасында халыкта өметсезлек тууы белән бәйли.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләвенчә, патриотлык ул Русия халкының милли идеясе булырга тиеш.
Фото: https://www.rbc.ru/society/24/02/2021/6034ab0b9a7947abaaa04dee
Читайте нас: