Барлык яңалыклар
Новости
23 февраль 2021, 22:24

Без иң дус илләр

Сочида Русия Президенты Владимир Путин Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән чаңгы шуды.

Президентлар чыңгыга кадәр ике яклы сөйләшүләр уздырды.
Путин анда Русиянең Белоруссия белән хезмәттәшлектәге иң зур партнер булуын билгеләде:
– Русия Белоруссиянең иң эре сәүдә-икътисади партнеры булып кала. Без иң эре инвестор – Русия Беларусь икътисадына дүрт миллиард доллардан артык инвестиция кертә. Без энергетика өлкәсендә эре проектларны гамәлгә ашырабыз. Шуларның берсе Белоруссия атом электростанциясе төзелеше, – диде Владимир Путин.
– Без, әлбәттә, Беларусь икътисадына күрсәткән ярдәмегез өчен сезгә бик рәхмәтле. Беларусь тулаем эчке продуктының якынча 70 миллиард долларыннан, ким дигәндә, яртылаш сәүдә әйләнешендә Русиягә бәйле. Без Русия Федерациясенең сәүдә әйләнеше буенча дүртенче урында торабыз, – диде Александр Лукашенко.
Сөйләшүдә Лукашенко Русиянең коронавируска каршы вакцинасына зур бәя бирде. Русия февраль һәм март айларында Белоруссиягә вакциналарның яңа партияләрен җибәрәчәк. Көзен исә Белоруссия бу вакцинаны үзләрендә чыгара башлаячак.
Сөйләшүдә ике арада тимер юлы әйләнеше ачылуга да зур бәя бирелде, киләчәктә машина юллары да ачылыр дигән теләк белдерелде.
Эшлекле очрашудан соң Русия Президенты Владимир Путин Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән чаңгы шуды.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: