Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2021, 23:53

Быел Русия айны тикшерә башлый

Соңгы 45 ел эчендә Айны тикшерүне яңадан башлана. Октябрь аенда “Луна-25” очырылачак.

“Роскосмос” генераль директоры Дмитрий Рогозин Владимир Путинга корпорациянең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре һәм якын киләчәккә планнары турында хәбәр итте.
– Нигездә, без елны яхшы гына тәмамладык. Икенче ел рәттән аварияләр булмады. Бу тармакта дисциплина һәм ракета-космик техниканың ышанычлылыгы арта.
Без узган елда барлыгы 24 ракета очырдык, барысы да уңышлы булды. Агымдагы елда бездә бик мөһим эшләр планлаштырылган, әйтик, 45 ел эчендә беренче тапкыр Айны тикшерүне яңадан башлап җибәрәбез. Октябрь аенда “Луна-25” очып китәчәк.
“Салют” дип аталган конструкторлар бюросы өчен яңа бина төзү эшләре бара. Ул эшләр 2024 елда тәмамланырга тиеш.
Без анда Хруничев үзәгенең сигез мең хезмәткәрен күчерергә планлаштырабыз. Ниһаять, “Салют” югары технологияле эш урыннары да алачак. Өстәвенә, Мәскәүнең әйдәп баручы конструкторлар бюроларында эшләүче тагын 12 мең башка хезмәткәр шунда күчәчәк. Анда технопарк төзелә. Аэрокосмос тармагы үсештә, – диде “Роскосмос” генераль директоры Дмитрий Рогозин.
Русия Президенты Владимир Путин “Роскосмос” корпорациясе эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.

Фото: poembook.ru
Читайте нас: