Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль 2021, 01:07

Аборттан баш тартып бала тудыручыга – 500 мең сум!

“Машинага утырдым – штраф, метрога битлексез кердем – 5 мең, ике сүзне ялгыш ычкындырдым тагын 10 мең – бу халыкны кыздыра, ачуын тудыра. Минемчә, кайберәүләр “штраф салу” белән мавыга, ә ярты ил аена 17-18 мең сумга яши”, – диде Геннадий Зюганов.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында парламентның дүрт фракциясе җитәкчесе белән очрашты.
Очрашуда ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновский, КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов, “Гадел Русия” фиркасе фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов, “Бердәм Русия” фиркасе фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов, шулай ук Дәүләт Думасы һәм Президент хакимияте вәкилләре катнашты.
Путин чыгышында Украинада урыс телендәге өч телеканалның ябылуы, Латвиядә 16 мәгълүмат чарасының бетерелүен әйтте.
КПРФ башы Геннадий Зюганов чыгышында социаль гаделсезлекләргә тукталды: “Машинага утырдым – штраф, метрога битлексез кердем – 5 мең, ике сүзне ялгыш ычкындырдым тагын 10 мең – бу халыкны кыздыра, ачуын тудыра. Минемчә, кайберәүләр “штраф салу” белән мавыга, ә ярты ил аена 17-18 мең сумга яши”, – диде Геннадий Зюганов.
ЛДПР башы Владимир Жириновский сайлауларда гел “Бердәм Русия” җиңүе бу фиркагә нәфрәт тудыруга китерүен әйтте. Демография буенча фикерләрен җиткерде: “Туучылар санын арттыруда иң зур нәтиҗә – хатын-кызга аборттан баш тарткан өчен акча түләү. Менә Ана капиталы 400 мең сум. Әгәр абортка керүче баласын табып дәүләткә тапшырса аңа 500 мең сум бирергә кирәк”, – диде Владимир Жириновский.
Очрашуда сайлаулар турында да фикер алыштылар.

Фото: tass.ru
Читайте нас: