Барлык яңалыклар
Новости
18 февраль 2021, 15:05

Инвалидлар пенсияне гариза язмыйча да алырга мөмкин

Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән инвалидлыкны билгеләү һәм раслау буенча коронавирус пандемиясе вакытында кертелгән вакытлы тәртип 2021 елның 1 октябренә кадәр озайтыла. Шушы көнгә кадәр инвалидларга пенсия алу өчен Пенсия фонды бүлекчәләренә барып йөрү, гариза язу кирәкми.

Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән инвалидлыкны билгеләү һәм раслау буенча коронавирус пандемиясе вакытында кертелгән вакытлы тәртип 2021 елның 1 октябренә кадәр озайтыла. Шушы көнгә кадәр инвалидларга пенсия алу өчен Пенсия фонды бүлекчәләренә барып йөрү, гариза язу кирәкми.
Шулай итеп, медик-социаль экспертиза органнарыннан барлык кирәкле документлар Инвалидларның федераль реестры аша турыдан-туры Пенсия фондына керә. Алдагы тикшерү нәтиҗәләре буенча инвалидлык билгеләнгән вакытның соңгы көне килеп җиткәндә, ул һәм инвалидлык пенсиясенә, башка түләүләргә хокуклар автоматик рәвештә тагын ярты елга озайтыла.
Инвалидлыкны беренче тапкыр билгеләгәндә, медик-социаль экспертиза органнарыннан белешмәләр алынганнан соң, Пенсия фонды белгечләре кеше белән элемтәгә керәләр һәм аңа pfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша пенсия билгеләү һәм китерү өчен гариза тапшыру мөмкинлеге турында хәбәр итәлә. Моны “Госуслуги” дәүләт хезмәтләре порталы аша да башкарып була. Әгәр гражданинның гаризаны электрон сервислар ярдәмендә читтән тапшыру мөмкинлеге булмаса, ул телефон аша да Пенсия фонды белгечләренә инвалидлык буенча пенсия билгеләүгә үз ризалыгын белдерә ала.
2020 елның августыннан Русия Пенсия фонды инвалидларга һәм инвалид балаларга ай саен акчалата түләүләр билгеләп килә. Аны алу өчен дә гариза язу кирәкми. Социаль түләү гражданны инвалид дип тану көненнән башлап, Русия Пенсия фондына Федераль инвалидлар реестрыннан кергән белешмәләр буенча билгеләнә. Пенсиянең һәм ай саен бирелә торган акчалата түләүләрнең (ЕДВ) суммасы турында хәбәр гражданның “Госуслуги” порталындагы шәхси кабинетына килә.
Русия Пенсия фондының Башкортстан идарәлеге җитәкчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, инвалидлыкны билгеләү һәм раслау буенча вакытлы тәртип кертелгәннән соң, республикада дистанцион рәвештә 13,6 меңнән артык ай саен бирелә торган түләүләр һәм инвалидлык буенча 4,6 мең пенсия билгеләнгән.
Фото: sudak.rk.gov.ru
Читайте нас: