Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль 2021, 17:45

Көнбатыш Иркә

Нефть ятмаларына маршал Жуков һәм Рокоссовский исемнәре кушылган.

Русия Президенты Владимир Путин “Роснефть" компаниясе башлыгы Игорь Сечин белән очрашты. Анда Игорь Сечин компаниянең 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, коронавирус пандемиясе чорында эшне оештыру турында сөйләде:
– Изоляторлар, обсерваторлар яңа килгән вахтаны күзәтү өчен оештырылган. Вахталар озайтылган, медицина бригадалары көчәйтелгән. Бу безгә агымдагы чорның барлык авырлыкларын җиңәргә ярдәм итә. Хезмәткәрләр вахтага керү алдыннан 14 көнлек күзәтү уза.
Ниндидер шикләре булган кешеләргә изоляторларда табиб күзәтүе оештырылган, сәламәт кешеләр вахтага керешә.
Бездә теркәлгән вакциналар барлыкка килүне исәпкә алып, 300 мең кешегә вакциналаштыру өчен кирәкле санда вакциналарны резервлауны сорап, Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Март аенда вакциналаштыруга керешербез дип уйлыйм.
2020 ел нәтиҗәләре буенча компания 147 миллиард сум чиста табыш алган, Күп кенә ExxonMobil, Chevron, Shell, Total кебек халыкара компанияләрдән аермалы буларак, без елны зыянга эшләмәдек.
Шул ук вакытта без чиста финанс бурычын 10 миллиард долларга диярлек киметә алдык. Моннан тыш, узган ел безнең өчен яңа нефть һәм газ ятмаларын ачу буенча рекордлы булды. Без өч эре чыганак ачтык.
Карск диңгезендәге яңа ачылган чыганакларны Маршал Жуков һәм Рокоссовский, Таймыр төньягындагы ятманы Көнбатыш Иркә дип атадык, – диде “Роснефть" компаниясе башлыгы Игорь Сечин.

Фото: drive2.ru
Читайте нас: